Описание
Хәзерге Арбашка 16 йөз ахырында - 17 йөз башында нигез салынган һәм 1930 елларда кушылган Пашир Арбашы һәм Шира Арбашы авылларын берләштерә. 18 йөз - 19 йөзнең 1 нче яртысында ике авыл халкы да дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү, тире иләү белән шөгыльләнә; бакалея һәм мануфактура белән сәүдә итә. Шира Арбашында Арча сәүдәгәре Фәйзулла Монасыйповның күн заводы була һәм анда җитештерелгән товар Казанда, Мәкәрҗә ярминкәсендә, Оренбургта сатыла. 20 йөз башында ике авылда 3 мәчет, мәдрәсә, мәктәп, вак-төякләр кибете була. Ике авыл җәмәгатенең берләштерелгән имана җире 2243,1 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр ике авыл да Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 дән ТАССРның Арча кантонында; 1930 ның 10 августыннан - Түнтәр, 1932 нең 2 мартыннан - Балтач, 1963 нең 1 февраленнән - Арча, 1965 нең 12 гыйнварыннан Балтач районында.
Халкы
2010 елда 414 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1795 тә - 346, 1859 да - 592, 1897 дә - 849, 1908 дә - 985, 1920 дә - 1172, 1926 да - 832, 1938 дә - 750, 1949 да - 527, 1958 дә - 388, 1970 тә - 357, 1979 да - 358, 1989 да - 343, 2002 дә - 405 кеше.
Арбаш в Татарстане (Россия), описание и карта связанные воедино. Ведь Мы - места на карте мира. Узнайте шире, найдите больше. Находится 125,5 км на восток от Казани. Найдите интересные места вокруг, с фотографиями и отзывами. Ознакомьтесь на нашей интерактивной карте с местами вокруг, получите более подробную информацию, узнайте мир лучше.
Отзывы и комментарии
(